«Язылган өчен смартфон!» җиңүчесе бүләкләнде
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә «Язылган өчен смартфон!» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бәйгедә катнашу өчен 208 гариза килгән.
(4 март, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
Матбугатка язылып, квитанция күчерелмәләрен бәйгегә юллаучылар арасында ун юрган һәм биш смартфон уйнатылды. Бәхетле отыш ияләре арасында райондашларыбыз да бар.
Смартфон Каратунда яшәүче Раилә Шәвәлиевага насыйп булды. Без аны Каратун мәктәбенә барып, укучылары алдында бүләкләдек.
“Йолдыз“ны кечкенәдән укыйм. Өебездә төрле буын вәкилләре яши. Шуңа да газета-журналларның да төрлесен алдырабыз. Квитанция күчерелмәләрен бәйгегә юлладым. Җиңәрмен дип уйламадым да. Әлегә кадәр лотереяга зур әйберләр откан юк иде. Гаиләбез белән сөендек“, - диде Раилә Шәвәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев