Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“ТАТМЕДИА”ның телеграм-каналы 10 мең әбүнәче җыйды

Узган өч атнада телеграм-канал ике мәртәбә иң күп каралучы канал булып саналды.

(12 ноябрь, “Апастово-информ”).


ТАТМЕДИАның телеграм-каналы 10 мең әбүнәче җыеп, Татарстан матбугатында иң популяр булып калды. Әлеге каналда бөтен республика халкына кагылышлы көндәлек 40ка якын яңалык чыгып бара.
“Татар-информ” матбугат агентлыгының киң күләмле яңалыкларыннан һәм район газеталарыннан башка моңа ирешеп булмас иде, билгеле.
“Без республикада иң оператив булырга тырышабыз. Аеруча коронавирус белән бәйле яңалыклар белән таныштырып барабыз. Мондый яңалыклар күбрәк карала һәм әбүнәчеләр каналга теркәләләр”, - дип билгеләп үтте “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең матбугат департаменты җитәкчесе Арсений Соколов.
Соңгы өч атнада телеграм-канал республикабызда ике мәртәбә иң күп каралучы канал булып танылды.
Кайбер постлар хәтта 20 меңгә кадәр каралган була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев