Төбәк Черкене авылы халкы икенче тапкыр Питрау бәйрәменә җыелды
Авылда нибары 50 йорт исәпләнә, 100 кеше яши. Тик тормышның кадерен белеп гомер итә райондашларыбыз бер бәйрәмне дә читтә калдырмый. Кичә алар бергәләшеп Питрау бәйрәмен үткәрде.
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров котлавыннан соң, авыл клубы аланына бәйрәм рухы хакимлек итте. Тыйнак кына чәй-коймаклы табын яныннан олылар да, балалар да өзелеп тормады. Балалар рәхәтләнеп ярыштылар, җитезлектә көч сынаштылар. Мәйдан уртасына басып әби-бабайлар үзенең гасырлардан килгән такмакларын әйтеп ярышты. Олысы-кечесе түгәрәккә басып та җырлап-биеп күңел ачты. Биештән кадәр кунакка килгән “Рябинушка” ансамбле чыгышларын бик бирелеп тыңладылар, җирле артистларга кушылып җыр суздылар.
-Бик кечкенә генә авыл саналса да, тормыштан артта калмый-Төбәк Черкене авылына бик шәп асфальт юл килде. Шифалы сулы чишмә-күлләр, урман, җиләк-гөмбәгә дә бик бай. Табигате курорттан ким түгел. Урамнарыбыз чиста һәм якты. Кешеләре дә яхшы күңелле. ачык чырайлы һәм бердәм. Бүген генә менә авыл зиратын төзекләндерү эшләрен башлап җибәрдек. Шулай ук үзара салым акчасына урам юлына таш түшәлде. Авылда Петр һәм Павел часовнясын төзүдә дә бердәм булдылар. Бәйрәм белән, якташлар,-ди Табар Черкене авыл җирлеге башлыгы Рифгат Ибәтуллин.
Авыл клубы китапханәсенә китаплар бүләк иткән Николай Какунин, Лидия Николаева, бик матур тавышлы авыл артистлары Алсу Хәйретдинова, апалы-сеңелле Кристина һәм Наталья Осиповалар, каникул вакытында дәү әнисе янына кунакка кайткан шәһәр кызы Валерия Николаева, олы яшьтә булсалар да яшьләргә биргесез итеп җырлап-биюче Вера Игнатева, Галина Французова һәм тагын бик күпләр әнә шулай күңелле итеп яшиләр кечкенә генә Төбәк Черкенендә.
-Иртәгә Акхуҗа авылында тагын да колачлырак итеп үткәреләчәк Питрау бәйрәменә дә бергәләшеп барабыз әле,-ди клуб мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев