Төбәк Черкене авылында гомер кичерүче Антонина әби Карабанова Ил башлыгының Котлау хатын алды
Акъәби 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(13 июль, “Апастово-информ”).
Антонина Александровна Карабановага район башкарма комитетының оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Ландыш Николаева Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткаларын тапшырып, ихлас теләкләрен җиткерде. Табар Черкене авыл җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин барлык авылдашлар исеменнән тәбрик итеп, “Табар” хуҗалыгының бүләген ирештерде.
“Антонина Александровна авылның иң хөрмәтле кешеләренең берсе. Ул бөтен гомерен намуслы хезмәткә багышлады. Тормышта да үрнәк булды. Аңа киләчәктә дә гомер көзләренең һәр минутын күңел тынычлыгы белән, авырмыйча үткәрергә язсын”, - диде Рифкать Ибәтуллин.
Антонина әби Чувашиядә туып-үскән. Язмыш аны Апас якларына алып килеп, Александр абый белән очраштырган. Матур гаилә корганнар, озак еллар авыл хуҗалыгында хезмәт иткәннәр. Антонина әби фермада сарыклар караган, ә Александр абый гомере буе машина йөртүче булып эшләгән. Олыгайган көннәрендә дә иңне-иңге куеп, бер-берсенә ныклы терәк булып күркәм гомер кичерәләр. Кош-кортлар асрыйлар, яшелчә һәм җиләк-җимешләр үстерәләр. Авылның иң читендә урнашкан икейортлы урамны яшәтеп, ямь бирә алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев