Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түбән Барыш авылы халкы яңа клубка Асия Хәйруллина исемен бирү теләген белдерделәр

Район башлыгы Равил Хисаметдинов төзелеш объектларында булып төзелеш эшләренең баруы белән танышты, киңәшләрен, тәкъдимнәрен җиткерде.

(29 нчы октябрь, Гүзәл Хилавиева, Апастово-информ)


Морзалар мәктәбендә һәм Үтәмеш авылының клубы каршында спорт мәйданчыкларында эш тәмамлану алдында тора. Апасның яшьләр урамында күпкатлы йорт төзелеш мәйданында эш кайный. Шулай ук Түбән Биябашы һәм Түбән Барыш авылларында 50 урынга клуб төзелә.
“Безнең авылда яңа клуб төзелү барыбызны да шатландырды. Авыл халкы теләге буенча авылыбыздан чыккан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, артисты, Г. Тукай премиясе лауреаты Асия Хәйруллина исемен биреп, авылдашыбызның исемен мәңгеләштерергә булдык. Кызына шундый тәкъдим белән чыктык, сөйләштек. Әнисенең әйберләрен клубка бүләк итәргә җыена”, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев