Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түбән Барыш авылында яңа имам билгеләнде

Түбән Барыш авылында узган Корбан ашы эчтәлекле вәгазьләр, изге теләкләр белән үрелеп барды.

( 25 июль, “Апастово-информ”).


Изге мәҗлестә барлыгы 40ка якын кеше катнашты. Шулай ук өлкәннәрне Корбан ае белән тәбрикләү максатыннан район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов та килгән иде. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев һәм авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова да килгән кунакларга изге теләкләрен җиткерделәр. Авылда озак еллар имам вазифаларын башкарган Хәбибуллин Рәшит хәзрәткә район башлыгының һәм район мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Мәҗлес барышында авылга яңа имам билгеләнде. Бу игелекле эшне шушы авылда яшәүче Лотфуллин Рахиб хәзрәткә тапшырдылар. Авыл халкы Рәшит хәзрәткә чиксез рәхмәтләрен белдерделәр, яңа имамга изге эшендә уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев