Түбән Барыш авылының иң өлкән акъәбисе гомер бәйрәмен каршылады
Рәкигә әби Халиковага 95 яшь тулды.
(2 апрель, “Апастово-информ”).
Акъәби гомер бәйрәмен Васильево бистәсендә яшәүче балалары янәшәсендә каршылады. Аның хөрмәтенә иртәдән үк ихлас котлаулар яңгырады. Теләкләргә район җитәкчелеге дә кушылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Булат Әхмәтҗанов Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының котлау открыткасын тапшырып, акъәбигә хуш исле чәчәк бәйләме бүләк итте. Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова туган якның, барлык авылдашларның кайнар сәламләрен ирештереп, бүләге белән сөендерде.
“Рәкигә әби авылыбызның иң өлкән кешесе, остабикәсе, авылыбызның иң хөрмәтле кешесе. Без аңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле гомер картлык телибез”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев