Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түбән Биябашы авылында яшәүче Резедә Сафина: “Ялгыз түгеллегемне аңладым“

Түбән Биябашы авылында яшәүче Резедә Сафина гаиләсенә килгән бәхетсезлек очрагы турында язган идек. Олы юлдан килгән “КамАЗ“ машинасы йортына килеп кереп, чарасызлык алдында калган иде алар. “Кыш көне, мөмкинлеге чикләнгән балам белән кая барырмын?“ – дип борчылган иде. Бу юлы Резедә апа күз яшьләре аша рәхмәт әйтергә дип килде.

(21 январь, “Апастово-информ“).



–Борчулар алдында ялгыз түгеллегемне аңладым. Исән калуыбызга сөенеп бетә алмыйм. Исән кешегә мал табыла икән ул. Бүген вакытлыча булса да торыр йортыбыз да, бөтен әйберебез дә бар. Халык бик булышты. Мәчетләр, оешмалар, дуслар, туганнар, танышлар, хәтта таныш булмаганнар да битараф калмады. Матди ярдәм дә зур булды. Киемнәр дә, урын-җирләр дә, азык-төлек тә, табак-савытлар да алып килделәр, – ди ул.

Бүгенге көндә Резедә апа уллары белән Ябалак авылында яши. Киләчәктә үз йортын да торгызырга вәгъдә биргәннәр.

–Йортыбыз җылы, әйбәт. Тораклы итүдә зур ярдәм иткән Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллинга зур рәхмәт. Ул хәлебезне аңлап, бар көчен куеп ярдәм итте. Йортның хуҗасы Галиуллиннар да бер сүзсез риза булдылар. Җитәкчеләргә, безгә ярдәм иткән, хәлебезне белгбн, ышаныч бүләк иткән һәркемгә олы рәхмәт. Халык күтәреп алды, хәлебезне аңлады, эчкерсезлек күрсәтте. Апас халкы бердәм һәм ярдәмчел. Кая гына барсам да, матур итеп аңлаталар, ярдәм кулын сузалар, – диде Резедә апа.

Күп кенә райондашларыбыз матди ярдәмнәрен редакциягә дә китергән иде. Арада коллектив белән кушылучылар да булды. Барлык акчаларны да Резедә апаның кулына тапшырдык. Ул үзе һәм уллары исеменнән рәхмәтләрен әйтеп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев