Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түбән Биябашы авылыннан Әминә әби Әлмөхәммәтова: “Шушы икән инде 90”

Түбән Биябашы авылында яшәүче Әминә әби Әлмөхәммәтова 90 яшьлек олы гомер бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итте.


(9 апрель, “Апастово-информ”). 


Әминә әбигә Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин иң изге теләкләрен җиткерделәр. 
 
Әминә әби гомер буе колхозда хезмәт иткән. 14 яшеннән фермага сыер саварга чыккан. Сарыклар да караган. Куллары авыр хезмәт белән сөялләнгән. 
“Бик күпне күрдек. Хәзерге тормышка сөенеп яшим. Шушы икән инде ул 90. Бер дә бу яшькә җитәрмен дип уйламаган идем”, - ди әби. 
 
Әминә әби тормышка күрше егетенә генә чыккан. 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер балаларының игелеген күреп уллары янәшәсендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев