Җәмгыять
Түбән Камада укучы кызны кыйнаган ир-атны эзлиләр
1 мартта, Түбән Камада билгесез ир-ат 12 яшьлек кыз баланы кыйный. Әлеге хәл 1 нче номерлы балалар спорт мәктәбе янында, көндезге сәгать 3ләр тирәсендә була.
Зыян күргән кыз дус кызлары белән була. Алар яныннан узып баручы ир-ат башта кызларны үрти, аннары берсен кыйнарга тотына. Кыйналган кыз әйтүенчә, ир-ат аларның кычкырып...
1 мартта, Түбән Камада билгесез ир-ат 12 яшьлек кыз баланы кыйный. Әлеге хәл 1 нче номерлы балалар спорт мәктәбе янында, көндезге сәгать 3ләр тирәсендә була.
Зыян күргән кыз дус кызлары белән була. Алар яныннан узып баручы ир-ат башта кызларны үрти, аннары берсен кыйнарга тотына. Кыйналган кыз әйтүенчә, ир-ат аларның кычкырып җырлавын ошатмаган.
Шикле ир-ат чал чәчле, яшел күзле, 50-60 яшьләр тирәсендә, дип сурәтләнелә. Өстендә соры куртка, аягында кара төстәге ботинка, кара башлык кигән булган.
Чыганак: intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев