Түбән Новгород башкаручылары “Безнең Җиңү көне” марафонын хупладылар
Идел буе Федераль төбәге җырчылары һәм башкаручылары үзләренең туган телләрендә композитор Давид Тухмановның Владимир Харитонов сүзләренә язылган “День Победы” җырын башкаралар.
(Казан, 1нче Май, “Татар-информ”).
Бүген Түбән Новгород өлкәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең - 75 тулуына багышлап, Россия Федерациясе Президентының Идел буе Федераль төбәгендәге вәкаләтле вәкиле аппараты башлап җибәргән киң күләмле “Безнең Җиңү көне” акциясендә катнаша.
Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түбән Новгородта быел 45 еллыгын билгеләп үтүче Җиңү көне символы булган бөек җырны академик һәм джаз музыкантлар, фольклор һәм поп башкаручылар бергәләп җырладылар.
Өлкә оркестры вокалчылары һәм “Голос. Дети” тапшыруында катнашучылар, А.С. Пушкин исемендәге Түбән Новгород опера һәм балет дәүләт театры солистлары Виктор Ряузов, Татьяна Гарькушова, Александр Зубаренков, Түбән Новгород губерна оркестры солистлары Дмитрий Зубарев, Татьяна Волкова, Дмитрий Маресев, Түбән Новгородның “Любава” муниципаль халык җыр ансамбле, Россия милли гвардиясенең Идел буе төбәге җыр һәм бию ансамбленең вокал төркеме бергәләп тарихи җырны башкардылар. Аларга “Голос. Дети” тапшыруында катнашучылар Дарья Лебедева һәм Егор Григорьев, кавер төркеме башкаручылары Владимир Торопыгин һәм Андрей Паньшин кушылдылар.
“Безнең Җиңү көне” акциясендә Мордовия, Марий Эл, Удмурт, Башкортстан Республикалары, Самара өлкәсе һәм Татарстан Республикасы катнашты.
Түбән Новгород өлкәсе Пермь өлкәсенә эстафетаны тапшыра. Идел буе Федераль төбәге җырчылары һәм хорлары композитор Давид Тухмановның Владимир Харитонов сүзләренә язылган “День Победы” җырын үзләренең туган телләрендә башкаралар.
Идел буе Федераль төбәге регионнарында иҗат коллективлары чыгышлары 2020нче елның февраленнән март башына кадәр язып алынды.
Республика һәм өлкәләрнең иҗат коллективлары чыгышлары җирле телеканалларда һәм радиостанцияләрдә 25нче апрельдән 8нче майга кадәр тапшырылачак. Һәр көнне акциягә яңа регион кушыла. Ә инде 9нчы Майда әлеге җыр марафонда катнашкан барлык музыкаль коллективлар башкаруында яңгыраячак.
Барлык җырларны социаль челтәрләрдә һәм ютуб каналында #песнипобедыПФО һәм #нашденьпобеды хештегы буенча табарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев