Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Техника минем гомерлек юлдашым”

Караборнаш авылында яшәүче Илдүс абый Шәмсиев 38 елдан бирле руль артында.

(23 июнь, “Апастово-информ”).


Юлларга һәрчак яхшы кәеф белән һәм изге теләктә чыгарга тырыша ул. Үзенең “КамАЗ”ы белән чәчү эшләренә дә өлеш кертә.

-Техниканы кечкенәдән яратам. Техника минем гомерлек юлдашым. Язмышымны авыл белән бәйләүнең сәбәбе дә шулдыр. 1984 елда һөнәр училищесын тәмамладым. Шуннан бирле машинадан аерылган юк. Иң элек Каратунның асфальт заводынды эшләдем. Аннан Дәвеш шифаханәсендә автобус йөрттем. “КамАЗ”га утыруыма да күп еллар узып киткән, - ди ул үзе.

Илдүс абый 27 елдан бирле авыл хуҗалыгы берләшмәсендә хезмәт итә. Бүгенге көндә кыр эшләрендә катнаша. Чәчүлек, ашламалар ташый. Җитәкчелек тә аның хезмәтен югары бәяли. Әле күптән түгел генә “Апас-мол” агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәновның Рәхмәт хатына һәм премиягә лаек булды.

Илдүс абый тормыш иптәше Миләүшә апа белән 30 ел парлы гомер итә. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларга да үз үрнәкләрендә хезмәт тәрбиясе биргәннәр.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев