Телебез үсештә булсын!
Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы - “Милли шура”ның күзәтү Советы председателе Василь Шәйхразиев, Конституциягә төзәтмәләр туган телләр үсешенә ярдәм итәчәк, дип саный.
(27 июнь, “Апастово-информ”).
Василь Шәйхразиев Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты. Ул тавышын 3нче номерлы Казан гимназиясе бинасына урнашкан участокта бирде.
Сайлау пунктына кергәндә, Шәйхразиевка шәхси саклану чаралары тапшырдылар һәм температурасын үлчәделәр. Аннан соң, ул ерактан торып, сайлау комиссиясе членына ачык хәлдәге паспортын күрсәтте. Бюллетень алды һәм сайлау кабинасына керде. Участокка ул гаиләсе белән килде.
“Бөтендөнья татар конгрессында без Конституциягә үзгәрешләр кертүне хупладык”, - диде Шәйхразиев. Ул билгеләп үткәнчә, 2010нчы ел иисәпкә алу мәгълүматларына караганда, Россиядә 5,3 миллион татар яши. Сан буенча без икенче урында.
“Россия Конституциясенең яңартылган вариантында милли республикаларга, телләргә, белем бирүгә зур игътибар ителә. Пенсия белән тәэмин итү, яшьләр мәсьәләсе, ял һәм хезмәт буенча тәкъдимнәр бик мөһим урын алганнар. Без соңгы айларда яңартылган Конституциягә кертелгән үзгәрешләрнең ни дәрәҗәдә актуаль булуын яхшы аңладык. Чөнки, кайберләре үтәлә дә башлады аларның. Болар барысы да зур өмет уята”, - диде Шәйхразиев.
Бөтендөнья татар конгрессының “Милли шура”сы милли советы председателе бюллетеньнарның республикада ике дәүләт телендә - татар һәм рус телләрендә басылуын әйтте.
1нче июльгә кадәр тавыш бирү мөмкин булачак. Татарстанда 65 территориаль һәм 2809 участок сайлау комиссиясе эшли. Моннан тыш, ачык һавада тавыш бирү өчен, 370 мәйданчык оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев