Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Үтенеч тиз үтәлде

Дәүләки авылы янәшәсендә яңа тукталыш пәйда булды.

(26 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Биеш авылы җирлегендә узган халык җыенында күтәрелгән проблемалар арасында тукталышның юклыгы турында сүз чыккан иде. Дәүләки авылында яшәүче Рузалия апа Фәйзуллина район башлыгына мөрәҗәгать итеп, бик үтенеп яңгырдан-бураннан ышыкланыр өчен тукталыш кирәклеген сорады. Аның үтенече тиз арада үтәлгән. Биредә яңа тукталыш ясап куелган. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев хәбәр итте.
“Кайтып-китеп йөрүчеләр бу уңайлылыкка сак карасалар, халыкка озак хезмәт итәр ул”, - ди җирлек башлыгы. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев