Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Терлекләр арасында туберкулез тарала

-Туберкулез бик куркыныч һәм йогышлы авыру. Республиканың Чүпрәле һәм Норлат районнарында терлекләрдә күпләп туберкулез авыруы ачыкланды. "Росселхознадзор"ның Татарстан идарәсе шул уңайдан районда бу йогышлы авыруның таралмавы максатында максатчан эш алып бара,-ди бу хезмәтнең чик-ветеринария контроле бүлеге җитәкчесе урынбасары Рифкат Шәйдуллин. -Терлек туберкулезы кешегә дә күчә аламы? -Кеше организмы өчен дә...

-Туберкулез бик куркыныч һәм йогышлы авыру. Республиканың Чүпрәле һәм Норлат районнарында терлекләрдә күпләп туберкулез авыруы ачыкланды. "Росселхознадзор"ның Татарстан идарәсе шул уңайдан районда бу йогышлы авыруның таралмавы максатында максатчан эш алып бара,-ди бу хезмәтнең чик-ветеринария контроле бүлеге җитәкчесе урынбасары Рифкат Шәйдуллин.

-Терлек туберкулезы кешегә дә күчә аламы?

-Кеше организмы өчен дә бу бик куркыныч авыру. Мөгезле эре терлектән ул кешегә дә, башка йорт хайваннары, кош-кортка бик тиз күчәргә мөмкин. Сыерлар организмы бу авыруга аеруча бик тиз бирешә.

-Ул ничек йога?

-Бактерия авыру хайваннарның сидеге, сөте, селәгәе, тизәге һәм сперма аша туберкулез бактериясе сәламәт йорт терлекләренә бик тиз күчә. Авыру терлек азыгы, биредәге эш кораллары, тирес, су аша да йога.

-Аның билгеләре нинди?

-Авыру йоктырган терлек тиресендә, эчке органнарында үлекле, некроз сыйфатлы үзгәрешләр башлана.

-Авыру терлекне дәвалап буламы?

-Нәтиҗәле дәвалау ысуллары әлегә юк. Шунлыктан туберкулезлы терлек иткә озатыла һәм юк ителә.

-Ферма-абзарга, көтүгә бу авыру үтеп кермәсен өчен нишләргә?

-Иң төп кагыйдә һәм таләп-ихатадагы һәм фермадагы барлык терлекләр җирле ветринария хезмәтендә теркәлгән булырга тиеш!

-Ите һәм сөтенә, башка терлекчелек продукциясенә экспертиза үткәреп ветеринария хезмәте рөхсәте белән генә аларны сатуга чыгарырга ярый;

-Сыерларның канын алып, бу авыруга елга ике тапкыр махсус тикшерергә. Яңа сатып алынган терлекләрне теркәү, диагностика үткәрү;

-Ветеринария белгечләренә терлекләрнең тиешле документларын күрсәтү, анализ-экспертиза үткәрүдә булышу;

-Туберкулез ачыкланган терлекләрне санитар нормалар буенча тапшыру;

-Бу терлекләр белән эш иткән кешеләрне тиз арада тикшерү, тиешле чаралар күрү;

-Терлекләр, терлек азыгы белән эш иткәндә барлык санитар нормаларны төгәл үтәү.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев