Террорга каршы көрәш комиссиясе утырышында якынлашып килүче бәйрәмнәр һәм булачак сайлаулар уңаеннан кисәтү чараларын җәелдерү бурычы куелды
Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев алып барды.
(13 август, “Апастово-информ”).
Утырыш спорт корылмаларында, балалар учреждениеләрендә саклык таләпләренең үтәлеше, булган кимчелекләрне юк итү, балаларның социаль челтәрләрдә аралашуларын күзәтү, деструктив төркемнәрдән ерак тоту өчен эшчәнлек алып бару мәсьәләләрен үз эченә алды. Шулай ук тәртипләре буенча мәктәп күләмендә яисә балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә исәптә торучы укучыларны күз уңында тоту бурычы куелды. Районда балаларның мәктәпләргә бару-кайту юлларының куркынычсыз оештырылуы да билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев