Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Теш алдыру - җитди операция

Теш кабинеты янында керимме икән, юкмы икән дип кайсыбыз гына икеләнеп тормады икән?

Үзәккә үтеп теш сызлавына түзүе бигрәкләр дә авыр бит. Ничек кенә булса да, теш табибына һәрберебезгә керергә туры килә.
Район үзәк хастаханәсендә тәҗрибәле, үз эшенең барлык нечкәлекләрен белгән табиблар эшли. Шулар арасында үзенең тырышлыгы, игътибарлы булуы белән райондашларның күңелен яулаган табиб-хирург Марсель Хафизов эше турында кызыксындым.
“Теш табибы булып китүемә, беренче чиратта, туганым, профессор-стоматолог Рәис абыйның һәм аның тормыш иптәше Фәнилә апаның өлеше зур. Әлеге һөнәрне миңа алар киңәш итте. Биш ел Казан Дәүләт медицина университетында югары белем алганнан соң, бер ел интернатура бүлегендә укыдым”, - дип сөйли Марсель.
Яшь белгеч районга 2011нче елда эшкә кайта һәм хезмәт юлын гомуми практика табибы булып башлый. Аннары баш табиб киңәше белән хирург-стоматолог белгечлегенә укый ул. Инде менә ун ел дәвамында районыбыз халкына хезмәт күрсәтә.
“Көненә кайвакыт күп дигәндә 20-30 кеше дә кабул итәргә туры килә. Дәвалап булмый торган, яраксыз тешләрне алу, протез куйдырганда теш тамырларын дәвалау, сызлаганнарыннан арындыру - хирургның төп эше булып тора. Тешләрдә шеш барлыкка килеп, тән температурасы күтәрелсә дә миңа киләләр.
Эшләгән вакытта төрле очраклар булды. Аварияләрдә казналыкларын җәрәхәтләп, сөякләрен сындырып килүчеләрне дә кабул итәргә туры килде. Телләрдә язвалар булса, онкологиядән шикләр туса, киңәшеп Казанга консультациягә җибәрәбез. Аларны вакытында ачыклау мөһим”, - дип сөйли эше турында ул үзе.
Табиб буларак тәҗрибәсе шактый булса да, Марсель ел саен укуларга йөреп, белемен дә арттыра. Эшенең җаваплы, хатаны кичерми торган һөнәр булуын яхшы аңлый ул.
“Теш алу да җитди операция бит. Аны суырып алганчы башта дөрес диагноз куярга, аны алганнан соң, яраларны тиешле дәрәҗәдә эшкәртергә кирәк. Эшебез четерекле, төгәллек сорый, хатаны кичерми. Тешләрегезне вакытында каратыгыз, дәвалауны сузмагыз. Ешрак табибка күренсәгез, тешләрегезне саклап калырсыз”, - ди табиб.


Ландыш Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев