Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәүгелде авылында гомер итүче Нәфисә әби Сираҗетдинова 90 яшьлек юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте

Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев та изге теләкләрен ирештерде. Нәфисә әби тумышы белән Әнәле авылыныкы булса да Тәүгелдедә гомер кичергән. - Гомәр Бәшировның "Намус" романындагы Нәфисә кебек эшләдек тә эшләдек балам. Булдыра алмыйм...

Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев та изге теләкләрен ирештерде.

Нәфисә әби тумышы белән Әнәле авылыныкы булса да Тәүгелдедә гомер кичергән.

- Гомәр Бәшировның "Намус" романындагы Нәфисә кебек эшләдек тә эшләдек балам. Булдыра алмыйм дип тормадык. Авыр заманнарда барлык эшне дә кул хезмәте белән башкардык. Бүгенге көннең рәхәтен дә татырга язган икән Ходай. Биш вакыт намазымны калдырмыйм, уразаны да тотып чыктык. Ил-көн яңалыклары белән дә танышып барам. "Йолдыз" газетасын яратып укыйм, "Апас хәбәрләрен", татарча кино карыйм. Без олы кешеләрне санлап, котларга килгән җитәкчеләргә бик зур рәхмәт, - ди Нәфисә әби гомер йомгагын сүтеп. Күршеләре, туганнары аны үз итеп, яратып сөйлиләр. Кунаклар килгән җиргә мул табын да әзерләп куйганнар.

- Гомер буе күрше булып яшәдек. Бер авыр сүз, уфтану ишетмәдек. Барлык эшләребез дә, ашыбыз да уртак булды. Сәламәтлектә, үз аякларында йөреп Ходай биргән гомерне яшәсен иде әле, - ди күршесе Радик Шәфигуллин. Чәчәк бәйләмнәре, бүләген алып Югары Балтай авылыннан Вәзимә апа Габдрахманова килгән иде.

- Нәфисә апа белән без күптәнге танышлар. Телефон аша хәлләребезне сорашып, сөйләшеп торабыз. Юбилее белән радио аша да котладым. Менә бүген ерак араларны якын итеп тәбрикләргә килдем. Сәламәтлек аңа, тыныч көннәр язсын, - дип матур шигырь юлларын да укып бирде ул юбилярга. Олы рәхмәтләрен әйтеп, изге догаларын укып озатып калды безне Тәүгелденең Акъәбие.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев