Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәүгелдедә “Гармунлы авыл киче”

Тәүгелде авылында да яшел чирәмле капка төбендә “Гармунлы авыл киче” дип исемләнгән кичә оештырылды.

Рузия Галимова капка төбендә кич буе матур итеп күңел ачтылар, аралаштылар.

“Бар эшебезне кырыйга куеп ял иттек, рухи азык җыйдык. Хәзер тамагыбыз тук, адәм баласына аралашу, туганлык хисләре җитми”, - диде хуҗабикә.

Авылга гармун моңнары таралды. Өлкәннәр җырлашып-биешеп үткәннәрен искә алды. Яшьләр исә әниләре тыңлап, җырлап үскән көйләрне өйрәнде.

Төрле кызыклы уеннар оештырылды. Аларда һәркем катнашырга тырышты. Хәрәкәтле уеннар белән бергә халык уеннарын да уйнадылар.

Саф һавада, барысы да бергә чакта чәйләр тагын да тәмле булды. Самавыр кайнады, коймак пеште. Кайнар, тәмле бәлеш тә барысына да җитте.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев