Тәүгелдедә ният коесы ясалган
Тәүгелде авылында яңа гына матурлап кое ясап куйганнар.
(28 август, “Апастово-информ“).
Эш авыл халкының бердәмлеге, ярдәме нәтиҗәсендә эшләнгән. Изге эшне Шәйхулла һәм Сәвия Гыйззәтуллиннар башлап йөргән.
“Федераль программа белән асфальт юл салынганда, 2 кое чыгышы күмелеп калды. Шул вакытта халыкның ният итеп, аның урынына кое ясатырбыз дигән уй-фикерләре булды. Халык һәм мәчет ярдәме белән ниятебезне тормышка ашырдык. Матур кое килеп чыкты. Халык килә. Суы – эчәрлек“, - диде Олы Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев