Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әти-әниең каберенә сукмакны онытма

- Апас районындагы 22 авыл җирлеге территориясендә бүген 73 зират, аерым каберлекләр бар, - ди кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Апас бүлеге баш эксперт-белгече Мөсәллим Бәширов. - Аларда өмәләр үткәрү, мәрхүмнәрне җир куенына иңдерүнең үз тәртибе бар, аларны бозарга, зиратларны ташландык хәлгә җиткерергә...

- Апас районындагы 22 авыл җирлеге территориясендә бүген 73 зират, аерым каберлекләр бар, - ди кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Апас бүлеге баш эксперт-белгече Мөсәллим Бәширов. - Аларда өмәләр үткәрү, мәрхүмнәрне җир куенына иңдерүнең үз тәртибе бар, аларны бозарга, зиратларны ташландык хәлгә җиткерергә ярамый! Өмәләрдән соң калган буяу, су савытларына контейнерлар кую, җыелган чүп-чарны вакытында законлы ТБО полигоннарына илтеп түгү кирәк.

- Иске Әнәленең олы юл читендәге авыл зиратында май аенда 3 өмә үткәрдек, аларда 100ләп кеше катнашты. Америка өрәңгесе тамырын корыту өчен махсус эремә куллану үзен бик яхшы аклый икән, - ди авыл мәчете имамы Мостафа хәзрәт.

Коштавылы авыл җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров Караборнаш авыл зиратында быел өмәләрнең еш булачагын искәртә.

Апас мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт белдерүенчә, бүгенгә районның һәр татар авылында да зиратларда 155 чисталык өмәләре үткәрелгән. Православие дине тотучы авылларда да зират өсләрендә мәрхүмнәрне искә алу, чистарту гамәлләре Пасха бәйрәме көннәрендә бик актив узды. Өмәләрдә, күңелләрне сафландыру, пакьлану чараларында барлыгы 4000ләп кеше катнашты.

Район финанс-бюджет палатасы рәисе Рамил Имаметдинов әйтүенчә, зиратларны төзекләндерүгә былтыр авыл җирлекләрендә халыкның үзара салым керемнәреннән 1 миллион сумнан артык акча тотылган. Быел да җыелган үзара салым акчаларының шундый ук күләме бу изге эшкә юнәлтеләчәк.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев