Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тикшердек: 10 шикаять урынсыз!

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе 11 шикаятьне тикшергәннән соң, аларның берсе генә урынлы булуын ачыклады.

(29 июнь, “Апастово-информ”)


Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү башланганнан соң, 11 шикаять кергән иде. Алар сайлау закончалыгын бозу фактларын хәбәр иттеләр.
“Ләкин, без ул шикаятьләрне тикшергәннән соң, аларның унысы дөреслеккә туры килмәве ачыкланды. Бары тик, берсе генә, тавыш бирү урынында эшләүче күзәтүчедән кергәне генә дөрес булып чыкты. Күрсәтелгән кимчелекне сайлау комиссиясе членнары оператив төстә төзәттеләр”, - диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе председателе Андрей Кондратьев “Татар-информ” матбугат агентлыгында үткәрелгән конференциядә.

Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, кергән шикаятьләрнең күпчелеге фейк, ягъни, ялган булып чыга.

Реклама

“Гадәттә, андый шикаятьләр аноним төстә, конкрет адреслар да, шаһитлар да күрсәтелми. Сайлау законын бозу фактын раслаучы документлар да юк. Шулай булса да, без һәр мөрәҗәгатьне тикшерәбез. Мәсьәләнең асылын ачыклыйбыз”, - диде Андрей Кондратьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев