Әтиләр көне уңаенннан социаль челтәрләрдә хештеглар белән язмалар урнаштырырга мөмкин
17 октябрь Россиядә Әтиләр көне дип игълан ителде.
(13 октябрь, “Апастово-информ”).
Россиядә беренче мәртәбә Әтиләр көне билгеләп үтеләчәк. Истәлекле көн уңаеннан социаль челтәрләрдә #папа может#деньотца#вместеспапой#папарядом#поздравимпапу хештеглары белән язмалар урнаштыру тәкъдим ителә. Мисал өчен, “Әти эшендә” темасы буенча бала бер көнен әтисе белән аның эш урынында үткәрә һәм шул хакта язмасын социаль челтәрдә урнаштыра. Әлеге язмасында әтисенең кем булып эшләве, һөнәре нәрсәсе белән җәлеп итәрлек, нинди хисләр, фикерләр уятканы турында подписчиклар белән уртаклашырга кирәк. “Әти белән зарядка” темасында бала әтисе белән зарядка ясавын видеога төшерә. Видеога музыка куярга кирәк булачак. Әлеге видео интернет битендә урын алсын. Шулай ук “В Контакте” битендә “Үрнәк әти”, “Әти киңәшләре” темалары буенча язмалар урнаштырырга мөмкин. Тик-ток форматта видеолар белән әти киңәшләре дә кызык булачак. Бу очракта “Әти булдыра!”, “Әтием белән шәхси эшем” һәм башка шундый темаларны сайларга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев