Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тимерюл кичүләрендә юл һәлакәтләре

Поездны туктату өчен вакыт кирәк, ә кеше гомерен туктатырга бер мизгел җитә Тимерюлчылар хәбәр итүенчә, ел саен диярлек тимерюл кичүләрендә 400гә якын юл һәлакәтләре теркәлә. Гадәттә, бу фаҗигаләр машина йөртүчеләрнең тимерюл кичүләрен чыкканда, тиешле кагыйдәләр үтәмәүдән килеп чыга. 2018 елда гына Горький тимер юлында 6 юл һәлакәте теркәлгән. 20 гыйнвар...

Поездны туктату өчен вакыт кирәк, ә кеше гомерен туктатырга бер мизгел җитә
Тимерюлчылар хәбәр итүенчә, ел саен диярлек тимерюл кичүләрендә 400гә якын юл һәлакәтләре теркәлә. Гадәттә, бу фаҗигаләр машина йөртүчеләрнең тимерюл кичүләрен чыкканда, тиешле кагыйдәләр үтәмәүдән килеп чыга.
2018 елда гына Горький тимер юлында 6 юл һәлакәте теркәлгән. 20 гыйнвар көнне 11 сәгать 59 минутта Красный Узел-Канаш участогында машина йөртүченең кисәтү билгеләрен санламыйча поезд юлын кичүе аркасында юл һәлакәте була. Нәтиҗәдә, ике кеше тән җәрәхәтләре ала. Йөртүчесе вафат.
Горький тимер юлының Канаш дистанциясе җитәкчелеге барлык җәяүлеләрне, машина йөртүчеләрне тимерюл кичүен чыкканда ашыкмаска, аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
- Поездны тиз арада туктатып булмый. Кисәк кенә туктаткан очракта да, поездның тормоз юлы 1000 метрдан артык араны тәшкил итә. Поездга юл бирегез! Тормышыгызны куркыныч астына куймагыз, - дип кисәтә тимерюлчылар.
Ләлә Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев