Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тиздән 10 мең сумлык түләү биреләчәк

Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы инвалид балаларның ата-аналары бер үк вакытта эшли һәм бала карау буенча пособие алалачак дигән указ проектын әзерләгән. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

"Президент кушуы буенча Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы норматив базага кирәкле үзгәрешләр кертте, нәтиҗәдә аерым ихтыяҗлары булган балаларның ата-аналары дәүләт ярдәмен югалтмыйча эшкә урнаша алачак", - дип сөйләде хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.

Антон Котяков искәрткәнчә, хәзер ата-аналар эшләү белән пособие алу мөмкинлеге арасында сайларга мәҗбүр. Ләкин 2024 елның 1 гыйнварыннан сайларга туры килмәячәк. Пособие саклансын өчен иң мөһим шарт — тулы булмаган эш көненә эшкә урнашу.

I төркем инвалид балаларның яки I төркем инвалид русиялеләрнең ата-аналары яки опекуннары балачактан алган пособие күләме ай саен 10 мең сум тәшкил итә.

 

Реклама

Чыганак: https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев