Тиздән – Гашыйклар көне
14 февраль – сөю, мәхәббәт көне буларак билгеләп үтелә.
(1 февраль, “Апастово-информ”).
Мәхәббәт ул - дөньяда булган иң изге, иң бөек хисләрнең берсе. Мәхәббәт ул – йөрәк эше. Беренче мәртәбә гашыйк булган көн күпләрнең йөрәгендә яши. Тәүге мәхәббәтләре белән кавышып, бәхетле, тигез гомер итүчеләр дә бардыр арабызда. Нәрсә соң ул мәхәббәт, ярату? Әйдәгез, дуслар, бу хакта сөйләшеп алыйк әле. Бәлки, үзегезнең беренче тапкыр гашыйк булган көнегезне хәтерлисездер? Хатирәләрегез, мәхәббәт белән бәйле кызыклы вакыйгаларыгыз белән безнең белән дә уртаклашсагыз иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев