Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тиздән “Апас” күгәрченнәре очачак

Апаста яшәүче Рафикъ абый Гайнетдинов үзенең хуҗалыгында күгәрченнәр асрый. Бүген аның 7 төрле токымлы 42 күгәрчене бар. Яратып, озаклап сөйли ул күгәрченнәре турында.

(7 февраль, Ләйлә Шиһабиева, "Апастово-информ").


–Тумышым белән Буа районыннан. Бездә һәр ике хуҗалыкның берсе күгәрчен асрады. Әти дә сарайга кергән ике кошны тотып бирде. Аларны үзебезгә ияләштердек. Кошларны бергәләп тәрбияли идек. Күгәрченнәрне акрынлап үрчеттек. Соңгы елларда үзем дә әлеге шөгыльне сагындым. Аннан күгәрченнәр сатып алдым, – ди Рафыйкъ абый.
Күгәрченнәр асрый башлаганга 6 ел вакыт узган. Кошчыклар инде Рафыйкъ абыйның җан дустына әверелгән.
–“Статный“ токымының 50 төре бар. Мин аларның 7 төрлесен үземдә булдырдым инде. “Урюпинский“, “Щадринский“, “Пермь“, “Чистай“, “Пакистан“, “Мәскәү“ төрләре янына тиздән кечкенә борынлы “Апас“ күгәрченен дә булдырырга хыялланам. Аның әтисе Мәскәүнеке, әнисе Чистайныкы булачак. “Статный“ күгәрченнәре гәүдә зурлыгы белән аерылалар. Үзләре бик матурлар. Алар түгәрәк ясап, акрын гына очалар. 3-6 сәгать очыш ясыйлар. Күздән югалганчы күтәрелүчеләре дә бар. Күбесе ояларына кайта. “Пакистан“ күгәрчене тәүлек буе да оча ала. Аның 9 сәгать очып кайтканы бар. Әмма карчыгага очраучылары да, адашып калучылары да сирәк булса да очрый. Бер күгәрченем Болгар җиренә киткән иде. Аны табып, телефон номеры аша хәбәр бирделәр, – ди ул.

Күгәрченнәрнең һәрберсенең үз саны, пары, аягында хуҗаларының телефон номерларын язган алкалары бар. Кыш көне ата һәм ана кошлар аерым бүлмәләрдә яши. Февраль аенда алар парлашалар.
–Һәр кошны таныйм, холкын беләм. Күгәрченнәр парларын алмаштырмыйлар. Бала чыгарганда ана кош баса. Әти кош аны көнгә 1 сәгать ял иттерә. Балаларны ата кош ашата. Елга 2-3 тапкыр бала чыгаралар, – ди Рафыйкъ абый.


Кошлар да абыйларын әллә каян танып ала. Бер сызгырып җибәрүгә янына җыелалар. Бу вакытта ашарга биреләчәген алдан ук беләләр.
–Тары, арпа, бодай, борчак, кукуруз, симәнке катнашмасы бирәм. Көнгә 2 тапкыр ашыйлар. Төрле витаминнар, үлән, яшелчә калдыкларын яраталар. Артык ашаса, күгәрченнәр тазара һәм очуы авырлаша, – дип сөйли Рафыйкъ абый.
Ак, кара, зәңгәр, соры, чуар төстәге күгәрченнәр турында Рафыйкъ абый көне буе да сөйли алыр иде. Күгәрчен асраучы дуслары белән очрашкач та сөйләшер сүзләре күп аларның. Үз тәҗрибәләре белән бүлешәләр, токымнарның үзенчәлекләрен уртаклашалар. Күргәзмәләргә дә бик теләп йөри ул. Анда инде күгәрченнәр белән алмашалар, яңа токымнар табалар.
–Тиздән яз җитә. Күгәрченнәр чөкердәшеп сөйләшеп утырган, балаларын очырган вакытта да кил. Матур, үзенчәлекле кошлар бит, – дип озатып калды Рафыйкъ абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев