Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Тизрәк әйләнеп кайтыгыз!»

Каратун мәдәният йортында бәйрәм концерты булып узды.

(23 нче февраль, "Апастово-информ").


Бәйрәм чарасы Россия һәм Татарстан гимннары яңгырау белән башланып китте. 
Тирән эчтәлекле театральләшкән тамаша белән дәвам итте.
Бәйрәмгә килгән тамашачыны Каратун җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев сәламләде.
Хөрмәтле ир-егетләребез сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, уңышлар телим. Бүгенге көндә газиз балалары хәрби хезмәттә булган аналарга, шулай ук якыннары махсус хәрби операциядә булган ханымнарга сабырлык телим. Баш иеп рәхмәтемне ирештерәм. Бергә һәм бердәм булыйк!", - диде авыл җирлеге башлыгы.
Гюзель: Каратун җирлеге ветераннар Советы җитәкчесе Венера Шигабиева һәм кайнар нокталарда хезмәт иткән ветеран Зөфәр Гыймадиевлар бәйрәм белән котлап изге теләкләрен ирештерделәр.
Концерт барышында бүгенге көндә хәрби хезмәттә булган, хәрби бурычын үтәп кайткан, кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннар, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрне атап уздылар һәм фотолары да күрсәтелде.
"Өммегөлсем" ансамбле, "Хыял" бию төркеме чыгышлары көчле алкышларга күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев