Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үткәнебезне тарих тузаны капламасын өчен әнә шундый милли җанлы эзтабарлар безгә бик кирәк

Укытучы-ветераннар Илгизәр һәм Гөлнур Гыйльфановлар Апас "Туган якны өйрәнү"" музеена район мәгарифенә багышланган бик эчтәлекле, зур зәвык белән эшләнгән фотоальбомнар бүләк иттеләр. -Минем педогогик эшчәнлегем районның һәр төбәге белән бәйле,-ди 78 яшьлек Илгизәр Гыйльфанов. Районның Борнаш, Балтай һәм Бакырчы авыл мәктәпләрендә укытучы, директор булып эшләгән арада армиядә хезмәт итәргә дә...

Укытучы-ветераннар Илгизәр һәм Гөлнур Гыйльфановлар Апас "Туган якны өйрәнү"" музеена район мәгарифенә багышланган бик эчтәлекле, зур зәвык белән эшләнгән фотоальбомнар бүләк иттеләр.

-Минем педогогик эшчәнлегем районның һәр төбәге белән бәйле,-ди 78 яшьлек Илгизәр Гыйльфанов. Районның Борнаш, Балтай һәм Бакырчы авыл мәктәпләрендә укытучы, директор булып эшләгән арада армиядә хезмәт итәргә дә өлгердем. Аннан, пенсиягә чыкканчы 24 ел район мәгариф бүлеге мөдире булып эшләдем. Шул елларда районда уннан артык яңа мәктәп, балалар бакчалары салынды. Гомуми эш стажым 44 елга җыела. Җәмәгатем Гөлнур да балаларга белем бирде, аның укытучы булып эшләү дәвере 42 ел булды. Балаларыбыз Рим, Гүзәл һәм Гөлназ безнең эшне лаеклы дәвам итәләр, шуңа бик шатланабыз. Хәзер, лаеклы ялга чыккач, шул узган гомерләребезне барлап утырдык та, район мәктәпләре тарихын бергә тупларга булдык. Без 1 ел кичләрен кара-каршы утырып төзеп бүләк иткән бу 3 томлык фотолар, язмалар тупланмасы башкаларга да бик кызык булыр дигән теләктә калабыз. Үз үткәнен, тарихын онытканнарның киләчәге дә юк, дип саныйбыз.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев