Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәлгать Абзалов: “Юллар үзенә тарта“

27 октябрь – автомобильчеләр көне 

–Күпме гомерем юлда узгандыр, анысын белмим. Ләкин эшемне яратып эшләвем турында төгәл әйтә алам. Руль артына бераз гына утырмасам да, юллар үзенә тарта. Хезмәтемнән мин яшәү көче алам, – ди 40 елдан артык гомерен шофер хезмәтенә багышлаган Борнаш авылы егете, бүгенге көндә Свияжный бистәсендә яшәүчеТәлгать абый Абзалов. 

Тәлгать абыйның хезмәт юлы кечкенәдән үк башланган. Ул 7 яшеннән җәйге каникулларда ат көтүе көтәргә чыккан. Аннан колхозда сыер көтүе көткән. Югары классларда укыган вакытта машинада йөк төяүче булып йөргән. 
–Техника белән кызыксыну әнә шул елларда башланды. “ГАЗ-51“ машинасын йөртүче Кәфил абый Нигъмәтуллин янында рульне туры тотарга да, азмы-күпме техника серләренә дә өйрәндем. Укып шофер таныклыгы алдым. Бу вакытта миннән дә артык сөенүче булмагандыр, – дип искә ала Тәлгать абый. 
1977 елда ул армия сафларына алына. Алган белемнәре, һөнәрләре туган ягыннан читтә дә ярдәм итә. Тәлгать абый Хабаровский өлкәсендә янгын сүндерү машинасын иярли. Бу еллар аңа чын тормыш мәктәбе була. Армиядән кайткач, элемтә бүлегенә шофер булып керә. Шул көннән бирле техникадан аерылмаган ул. 15 елга якын “Сельхозтехникада“ оешмасында “КамАЗ“да эшли, 10 елдан артык район үзәк хастаханәсендә “Ашыгыч ярдәм“ машинасын йөртә. Хәзерге вакытта “МТК“Ак Барс“та шофер булып эшли ул. Кырдан икмәк, чөгендер ташый, терлек азыгы әзерләү эшләренә өлеш кертә. Тәҗрибәсе дә, тырышлыгы да җитәрлек Тәлгать абыйның. 
–Һәр иртәдә руль артына утырганда юлларның имин булуын телим. Эшемнең җаваплы икәнен беләм. Шофер эше тынгысыз да, җаваплы да. Юл билгеләрен карап, игътибар белән йөрергә тырышсам да, тик кайвакыт ашыгу нәтиҗәсендә штрафлар да түләргә туры килә. Бер хәләл акчаңны түләгәч, икенче ялгышмаска тырышасың, – ди үзе. 
Тәлгать абый техника серләрен дә яхшы белә. Машинасын вакытында, төзәткәләп торырга тырыша. 
–Техника игътибарны киметкәнне яратмый. Йөри бит әле, дип һаман юлга чыксаң, тиз сафтан чыга. Шуңа күрә, үтелгән чакрымына карап, вакытында җиһазларны алмаштырырсаң, техника дөрес йөри, озын гомерле дә була. Үзең йөргән машинаның тавышы үзгәрүен дә бик тиз сизәсең, кайсы җирдә гаебе барын чамалыйсың, – ди ул. 
Хезмәт юлында тынгысыз көннәр дә, юлда калган төннәр дә, уңышлы һәм сикәлтәле юллар да очраган Тәлгать абыйга. Юлсызлыктан интеккән вакытларның артта калуына сөенеп бетә алмый ул. 
–Юлларның төрлесен күрдек. Батып калып, трактор тартып чыгарган чаклар да, ярдәм килгәнне көтеп таң каршылаган вакытлар да булды. Көзге, кышкы юллар бигрәк тә үзәккә үткән. Хәзер тигез, такыр, киң юллардан йөрибез. Ә иминлек, хәвефсезлек кешеләрдән-шоферлардан тора, – диде Тәлгать абый. 
Гаиләсе белән горурлануын да яшермәде ул. Тәлгать абый тормыш иптәше Гөлнур апа белән 36 ел парлы гомер кичерә. 2 кыз үстереп, югары белем биреп, аларны да олы тормыш юлына чыгарганнар. 
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев