Реклама
Җәмгыять
Үтәмеш авылында яшәүче Галина Вәлиева хәрәкәттә булырга тырыша
Яшьтән үк чигү белән мавыккан ханым рәсем ясау белән шөгыльләнә.
(8 март, “Апастово-информ”).
Галина Вәлиева тумышы белән Кабыккүпер авылыннан. 40 ел элек Үтәмеш авылына килен булып төшеп, биредә гомер кичерә. Галина апаның кул эшләре - рәсемнәре, чигүләре күргәзмәдә урын алган иде.
- Балаларым үрнәкләрен алып кайта. Күрсәтелгән номерлар буенча буйыйм. Бик мавыктыргыч. Мәшәкатьләр дә онытыла, күңелгә рәхәтлек аласың. Ял иттерә, - ди ул.
Галина апа авылдашлары белән һәрвакыт аралашып яши, хәрәкәттә булырга тырыша. Бергәләшеп түгәрәкләргә йөриләр. Спорт белән дә шөгыльләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев