Үтәмештә Авыл көне быел да бар халыкны җыйды
Авыл көннәре уздыру районда матур традициягә әйләнде.
(15 июль, "Апастово-информ").
Үтәмеш авылында олысы-кечесе зур, матур бәйрәмгә җыелды. Республика күләмендә танылган җырчылар сәхнә түрендә булды. Сәүдә нокталары эшләде. Мәйданда - спорт уеннары барды. Авылдашларга очрашып, сөйләшеп, күңел ачар өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган иде.
Мәгънәле, күңелле бәйрәмне киң күңелле иганәчеләр - бертуган Илһам һәм Илфат Шәрәфетдиновлар оештырды.
17 июльдә Танай-Турай авылында шулай ук Авыл көне узуы көтелә. 0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев