Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Тәмле!“ – дип ашагач безгә дә рәхәт

"Свияга" берләшмәсенең кыр хезмәтчәннәре көнгә өч тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. Мактый-мактый ашыйлар, пешекчеләргә зур рәхмәтләрен ирештерәләр алар. Хезмәт тирең тамган туган ягың кырларында, гүзәл табигать кочагында, байлык-муллык патшалыгында ашлар бигрәк тә тәмле шул. - Аш-сулар төрләнеп тора. Алма бәлешенә кадәр пешереп чыгалар. Ару-талу белми эшләгән хезмәт кешесенә хөрмәт...

"Свияга" берләшмәсенең кыр хезмәтчәннәре көнгә өч тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. Мактый-мактый ашыйлар, пешекчеләргә зур рәхмәтләрен ирештерәләр алар. Хезмәт тирең тамган туган ягың кырларында, гүзәл табигать кочагында, байлык-муллык патшалыгында ашлар бигрәк тә тәмле шул.

- Аш-сулар төрләнеп тора. Алма бәлешенә кадәр пешереп чыгалар. Ару-талу белми эшләгән хезмәт кешесенә хөрмәт зур бездә, - диләр үзләре дә иген язмышы өчен өлеш кертүче Рафис һәм Эльвира Сафиуллиннар.

Фаягөл Гатауллина 8 елдан бирле ашханәдә пешекче булып эшли. Язгы чәчү вакытыннан башлап, көзге урып-җыю эшләре төгәлләнгәнче, ул ярдәмчесе Гөлнар Сираҗева белән берлектә тәмле-тәмле пешерә һәм кырга барып хезмәткәрләрне сыйлап та кайта.

- Иртәнге һәм кичке аш вакытында чәй белән эчәргә алма бәлеше пешерәбез. Бер пешергәндә 4 таба ясыйбыз. Ашыбыз да, боткалар да күңел җылыбызны салып пешерелә. "Тәмле!" - дип ашагач, безгә дә рәхәт. Хәйдәр абый Шикирҗанов "УАЗ"ы белән ашларны алып бара. Бик төгәл һәм ярдәмчел кеше ул, - ди Фаягөл үзе.

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев