Төп максат – эш урыннары булдыру, икътисадны күтәрү
Урта Балтай җирлегендә соңгы вакытларда башкарылган эшләр хакында җирлек башлыгы Илфир Гәрәев таныштырды.
“Соңгы елларда Урта Балтай авылында “Чиста су” программасы буенча суүткәргеч труба салынды, яңа башня куелды. Балалар бакчасы һәм мәктәп капиталь төзекләндерелде. Мәктәп янына яңа спорт мәйданчыгы куелды. Ашханә тулысынча төзекләнеп, яңа җиһазлар белән яңартылды. Мәдәният йорты һәм китапханә дә төзек хәлдә. Авылларга каты өслекле юллар салынды, Югары Балтай күперенә реконструкция ясалды. Авылларга утлар куелды”, - диде ул.
Авыл халкы шәхси ярдәмче хуҗалыкларында терлек асрау белән шөгыльләнә. Терлекләр санын саклап калу максатыннан субсидияләр алганнар. Кече Бакырчыда Вәлиуллиннар гаилә-фермер хуҗалыгы уңышлы эшләп килә. Гөлнара Гәрәева яшелчә үстерү белән шөгыльләнә.
Җирлек башлыгы Чирмешән елгасы аша салынган күперләрне төзекләндерүдә ярдәм итүне сорый. Кече Бакырчы авылы халкы исә яңа клуб төзүне үтенә. Җир пайлары буенча да сораулар яңгырады.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин һәр сорауга тулы җаваплар бирде.
“Төп максатыбыз - эш урыннары булдыру, икътисадны күтәрү. Авылларда халык артсын, балалар күбрәк тусын иде. Эш башларга теләүчеләргә ярдәм итик”, - диде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев