Тормыш бәхеткә күмелсен!
Район социаль яклау идарәсе психологик-педагогик үзәк белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен файдалы чара үткәрде.
(8 декабрь, “Апастово-информ”).
Чараның максаты - мәктәп тормышында балалар арасында дустанә һәм игелекле мөнәсәбәт, уңайлы мохит булдыру, аларның психологик-физик һәм эмоциональ сәләтләрен үстерү иде. Әлеге чарада Апас урта мәктәбенең коррекцион сыйныфында белем алучы укучылар катнашты. Балалар биредә уеннар уйнадылар, рәсемнәр иҗат иттеләр, бер-берсе белән аралаштылар. Чара бик нәтиҗәле һәм файдалы узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев