Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Тормышка куанып яшибез”

Була бит шундый кешеләр: һәр яктан да килгән, алтын куллы, башкарган һәр эшенә күңел җылысын салучы һәм башкаларга да үрнәк күрсәтеп яши белүчеләр! Болынбалыкчы авылында гомер итүче, яшьлегендә Мәскәү шәһәреннән күченеп кайтып, авыл тормышын үз иткән Равил абый белән Резеда апа Саттаровлар да шундый парларның берсе.

Резеда апа авылдашлары арасында оста тегүче буларак таныш. Авылда аның ярдәмен тоймаган кешеләр сирәк икән. Беркемне дә кире борып җибәрми Резеда ханым. Сарафаннар, күлмәкләр, итәкләр дә теккән ул, аларны чигешләр белән бизәргә яраткан. Хәзер дә өеннән кеше өзелми, һәркемгә ярдәм итәргә әзер.


“Әнием оста куллы тегүче иде. Матур-матур күлмәкләр тегеп, авылдашларын сөендерергә яратты. Элек ястык-юрганнарны кисәкләрдән җыя торган булганнар. Әнием дә шундый юрганнар эшли белде. Паласлар тегә иде. Без балалар өчебез дә бер фасонда, бер төстә күлмәкләр киеп йөрдек. Хәтерлим әле, әнием миңа зәңгәр төсле пәлтә тегеп бирде. Шул вакытта сөенгәннәремне белсәгез иде”, - дип искә ала балачагын Резеда апа.


Равил абый белән Резеда апа башта 10 ел Мәскәү шәһәрендә яшәгәннәр. Әмма авылга кайтып урнашу теләге көчлерәк булып чыккан. Озак уйлап тормыйча, бер фикергә килеп, авылга кайтып төпләнгәннәр. Равил абый күптәнге хыялын тормышка ашырган. Үз хуҗалыгында умарталык булдырган ул.


“Иске генә йорт сатып алдык. Аны яңартып, үзебезчә эшләп куйдык. 30 елдан артык авылда яшибез. Бер дә үкенмибез. Авылда яшәргә мөмкинлекләр җитәрлек. Уты, суы, газы кергән. Тырыш кеше беркая да югалмый ул”, - ди Равил абый елмаеп.


Резеда апаның тагын бер шөгыле бар. Ул алмазлы мозаикадан картиналар җыя. Алмаз мозаикасы вак ташлардан гыйбарәт һәм аның төсен төскә туры китереп кую өчен күп вакыт һәм сабырлык кирәк.


“Әй рәхәт тә соң бу шөгыль. Җиңел булмаса да, картина килеп чыккач, куанып туя алмыйм. Кайвакыт аерыла алмыйча төннәр буе утырам. Ясап бетермичә туктамыйм. Ләззәтләнеп эшлим”, - ди оста куллы ханым.


Равил абый үзе бик үзенчәлекле кеше булып чыкты. Аның да кулыннан килмәгән эше юк икән. Оста гармунчы да, балыкчы да, аш-суга да оста икән. Яшьлегендә гитарада да уйнаган, фотолар төшереп тә мавыккан. Йортын да үз куллары белән яңарткан ул.


“Олыгайгач, бер-береңнең кадерен ныграк беләсең. Без дә бер-беребездән бер минутка да аерылмыйбыз. Ике бала тәрбияләп үстердек. Хәзер инде оныклар сөябез. Тормышка куанып яшибез”, - дип озатып калды йорт хуҗасы.


Ландыш Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев