Үзизоляция чорында халыкка уңайлылык тудыру максатыннан, төрле сервислар тәкъдим ителгән портал оештырды
Yardam.ru сайтында 140 тан артык сервислар белән файдаланырга була. Биредә 70тән артык азык-төлек һәм әзер ризыклар китереп бирү буенча сервислар белән танышырга мөмкин.
(Казан, 31 март, “Татар-информ”). ТР информацион техгологияләр һәм элемтә министрлыгы “ИТ-парк” югары технология буенча Технопарк командасы белән берлектә Yardam.ru порталын оештырды. Биредә, коронавирусның көчәюе сәбәпле, изоляция режимында булган Татарстанлылар өчен, цифрлы сервислар һәм хезмәт күрсәтүләр буенча мәгълүматлар җыелган. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сайттагы мәгълүматлар тормыштагы килеп чыккан хәлләргә карап һәм ихтыяҗга нигезләнеп тупланган. Биредә азык-төлекне, даруларны өйгә китереп бирү, психологик ярдәм, федераль һәм республиканың кайнар линия телефоннары, мәгариф ресурслары буенча төркемнәргә бүленеп мәгълүматлар китерелгән.
“Монда коронавируска кагылышлы сорауларыгызга җаваплар таба аласыз. Шулай ук бүгенге халәттә уңайлы яшәеш өчен төрле сервислар сезгә ярдәм итәчәк. Махсус төзелгән сайтта соңгы яңалыкларны, киңәшләрне да күреп була. Без халыкның ихтыяҗларын исәпкә алып, бу эшне тагын да киңәйтергә планлаштырабыз. Барлык Татарстанлыларны, кече бизнес вәкилләрен бу эшкә кушылырга һәм актив катнашырга өндибез”,- дип билгеләп үтте ТРның элемтә министры Айрат Хәйруллин.
Хәзерге вакытта Yardam.ru сайтында 140 тан артык сервис хезмәт күрсәтә. Шуларның 70тән артыгы азык-төлек һәм әзер ризык китереп бирү хезмәте.
Сораулар һәм тәкъдимнәрне yardam@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә була.
Бүгенге көндә Татарстанда Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән “Цифрлы экономика” милли программасының биш проекты бик уңышлы гына тормышка ашып килә. Милли проектның иң мөһим юнәлешләренең берсе - дәүләтнең цифрлаштырылган идарә итүне җәелдерү тора. Моның нигезендә дәүләт, муниципаль хезмәт күрсәтү һәм дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча регионыбызда да бердәм платформалы инфраструктура оеша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев