Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

ТР Хөкүмәте үзизоляция вакытында махсус пропусклар алу тәртибен раслады

Пропускларны алу өчен кыска номерга хәбәр җибәреп, махсус SMS-сервиста теркәлергә кирәк.

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Татарстанда үзизоляция чорында халыкка бер урыннан икенче урынга хәрәкәтләнү хокукын бирүче махсус рөхсәт кәгазьләре алу тәртибе кертелде.
Әлеге Хөкүмәт Карарына бүген Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Теркәлергә теләүче кеше SMS-хәбәрне (бушлай) 2590 номерына түбәндәге текст белән җибәрә: РЕГИСТРАЦИЯ#Фамилия Имя Отчество#серия и номер паспорта#адрес фактического места проживания#Согласен(а) на обработку персональных данных (например - РЕГИСТРАЦИЯ#Иванов Иван Иванович#92199632506#Казань Нигматуллина 5 квартира 9#Согласен(а) на обработку персональных данных). Шуннан соң аңа теркәлү коды белән SMS-хәбәр киләчәк. Соңрак теркәлүчегә хәрәкәтләнүнең максатын күрсәтеп, 2590 номерына кабат хәбәр җибәрергә кирәк була.
Рөхсәт кәгазьләре судларга, медицина һәм ветеринария оешмаларына бару, балаларны мәгариф оешмаларына илтү, җеназаларда катнашу, паспорт алу максатларыннан бирелә.
Моңардан тыш, рөхсәтне дачага бару-кайту, почта һәм кредит оешмаларына бару өчен дә рәсмиләштереп була.
Авыручы туганнарга дарулар, беренчел кирәк-яраклар һәм азык-төлек илтү, яисә башка ярдәм күрсәтү өчен дә биреләчәк диелгән Карар текстында.
Махсус рөхсәт коды белән SMS-хәбәрле җавап килгән очракта гына, кеше бер урыннан икенче урынга бара ала.
Эшкә баручы кешеләргә оешма җитәкчеләре махсус справка бирә. Тик, бу справкалар республика буенча хәрәкәтләнүгә хокук бирми. Бары тик үз җирлегендә генә хәрәкәт итергә мөмкин.
Өлкәннәргә азык-төлек, дарулар илтү өчен волонтерларга справканы Республикабызның Яшьләр эше буенча министрлык бирә.
Беренчел медицина ярдәменә ихтыяҗ туганда, яисә, тормыш һәм сәламәтлеккә турыдан-туры куркыныч янаган очракларда, рөхсәт кирәк булмый. Якындагы кибетләрдән азык-төлек сатып алганда һәм чүп-чар чыгарыр өчен шулай ук әлеге справкалар кирәк түгел.
Машиналарда күпләп барган очракта барлык пассажирларда һәм шоферда мондый рөхсәт кәгазьләре булырга тиеш.
РФ Кодексына административ закон бозулар буенча төзәтмәләрне Федераль Җыелыш хуплады. Инфекциянең җәелүе куркынычы туган шартларлда, үзизоляцияләү режимын бозучыга 15 меңнән 40 мең сумга кадәр штрафлар каралган.
Вазифалы затлар өчен - штраф күләме 50 меңнән 150 мең сумгача, ә юридик затларга 200 меңнән алып 500 мең сум күләмендә. Моңардан тыш, закон бозучы оешмалар 30 тәүлеккә кадәр эштән туктатылачак.
Әгәр дә, бу таләпләргә салкын карап, кеше сәламәтлегенә зыян килсә, яисә үлем очрагы теркәлсә, (җинаять билгеләре булмаганда), закон бозучыларга штрафларның күләме 150-300 мең, ә вазифалы затларга 300-500 мең, юридик затларга - 500 мең - 1 млн. сумгача җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев