Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Тикшерү комитеты: Зәй янында һәлак булган баланың берсенә - 1, икенчесенә 14 яшь

Автобус һәм йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булып, 15е төрле җәрәхәтләр алган. (Казан, 2 июль, "Татар-информ"). Зәй янында һәлакәткә тарыган автобуста һәлак булган баланың берсенә - 1, икенчесенә 14 яшь булган, дип фаразлана. Бу хакта Россия Тикшеру комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итә....

Автобус һәм йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булып, 15е төрле җәрәхәтләр алган.

(Казан, 2 июль, "Татар-информ"). Зәй янында һәлакәткә тарыган автобуста һәлак булган баланың берсенә - 1, икенчесенә 14 яшь булган, дип фаразлана. Бу хакта Россия Тикшеру комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итә.

Хәзер тикшерүчеләр фаҗига урынында төрле фаразларны, шул исәптән йөк машинасы фараларының автобус йөртүчесе күзенә төшеп, һәлакәт килеп чыгу очрагын да карый.

Һәлак булганнарның исемнәрен ачыклау эше бара. Суд-медицина һәм автотранспорт экспертизалары билгеләнгән.

Искәртеп үтик, Самарадан Ижауга бара торган пассажир автобусы бүген төнлә 00.37 сәгатьтә Зәйдән чыгу юлында һәлакәткә тарыган. Автобус һәм йөк машинасы 14 кеше һәлак булып, 15е төрле җәрәхәтләр алган. Әлеге факт буенча җинаять эшләре кузгатылган.Татарстан Президенты указы нигезендә, 2 июль республикада матәм көне итеп игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев