Трамп Украинага хәрби ярдәмне туктаткан
Кушма Штатлар Украинага хәрби ярдәмне туктатып тора. Әлеге ил җитәкчелеге АКШ президенты Дональд Трампка тынычлыкка ирешергә теләвен күрсәткәнче шулай булачак. “РИА Новости” Bloomberg агентлыгы һәм Fox News телеканалы мәгълүматлары нигезендә шул хакта хәбәр иткән.
Bloomberg Пентагонның югары дәрәҗәдәге хезмәткәре сүзләренә таянган. Аның мәгълүматлары буенча, ярдәмне туктатып тору турында боерык Украинага әле китереп җиткерелмәгән коралга: самолетлар һәм кораблардагы, шулай ук Польшада бушатып калдырылган хәрби коралның барлык төрләренә кагыла.
Fox News, үз чиратында, Ак йортның югары дәрәҗәдәге вәкиле мәгълүматларына таянып, бу хакта белергән. “Кушма Штатлар, Украина намуслы тынычлык сөйләшүләренә әзер булуларын күрсәткәнче, бөтен хәрби ярдәмне туктатып торачак”, – дип билгеләп үткән телекналның алып баручысы.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/163960/
© Ватаным Татарстан
Фото: «Ватаным Татарстан»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев