Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төркия бәреп төшерелгән очкыч чыгымнарын капларга җыенмый

Төркия, үз хәрбиләре тарафыннан 24 ноябрьдә бәреп төшерелгән Су-24 Россия очкычы өчен зыянны капларга җыенмый. Бу хакта Төркиянең чит илләр эшләре министрының матбугат сәркатибе Танжу Бильгич җиткергән. "Бәреп төшерелгән очкычның чыгымнарын каплау турында Россия куйган шартларны үтәү мөмкин түгел", - дигән ул. Танжу Бильгич хәбәр итүенчә, Әнкара Мәскәүдән Россия очкычларының...

Төркия, үз хәрбиләре тарафыннан 24 ноябрьдә бәреп төшерелгән Су-24 Россия очкычы өчен зыянны капларга җыенмый.

Бу хакта Төркиянең чит илләр эшләре министрының матбугат сәркатибе Танжу Бильгич җиткергән. "Бәреп төшерелгән очкычның чыгымнарын каплау турында Россия куйган шартларны үтәү мөмкин түгел", - дигән ул.
Танжу Бильгич хәбәр итүенчә, Әнкара Мәскәүдән Россия очкычларының Төркия һава киңлекләрен бозмау гарантиясен көтә.


Ә РФ чит ил эшләре министры урынбасары Алексей Мешков әйтүенчә, килеп туган хәлләр өчен җаваплылыкны кире кагып маташканчы, Төркия хакимияте гафу үтенсә, китерелгән зыянны капласа, мондый хәлләрнең башка кабатланмаячагын ышандырса, яхшырак булыр иде.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев