Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тротуарлар киң һәм куркынычсыз булачак

Район үзәгенең Кызыл Армия урамында, үзәк хастаханә каршында брусчатка тротуар салу эше төгәлләнеп килә.

Осталар кичә Кооператив урамында да шундый ук киң, чыдам таштан эшләнгән тротуар төзү эшен башлап җибәрделәр. Ул Черкен  юлына чыгу киселешеннән башлана һәм мәчет каршыннан үтеп, Ленин урамына кадәр булачак. Тротуарлар кичен матур итеп яктыртылачак, тирә-юнендә чәчәклекләр дә пәйда булачак, дип фаразлана. Апаста автомобиль һәм җәяүлеләр йөрү юлларын, яктырту системасын камилләштерү, тротуарларны  төзекләндерү программасы буенча мондый уңайлы үзгәрешләр тагын да артачак әле. Бүген Апас эчендәге тротуарларның гомуми озынлыгы 5 километрдан артып китте инде.

Ришат Җамалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев