Цифрлы телевидение өчен компенсация кемнәргә каралган?
14 октябрьдә республикада аналог телевидение туктатылып, тулысынча цифрлы телевидениегә күчү көтелә.
Халыкка ярдәм итү максатыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Карары нигезендә, цифрлы телевидение сигналын тоту өчен цифрлы приставка яки антенна сатып алуга чыгымнар компенсацияләнәчәк. Бу хакта тулырак таныштыру өчен социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетовага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
–Гөлчәчәк Таһировна, компенсация кемнәргә бирелә һәм аның күләме нинди?
– Ике төрле компенсация бар. 2019 елның 14 маенда чыккан Карар нигезендә, компенсация бер тапкыр бирелә һәм спутник телевидениене кабул итү җиһазын алу, урнаштыру бәясендә компенсация түләнә. Аның күләме 7300 сумнан артмаска тиеш. Цифрлы эфир тапшыруларын тотмаучы зонага эләккән торак пунктлар карар белән расланган. Алар – Шәмбалыкчы, Олы Болгаер, Ясаклы Барыш, Югары Акхуҗа, Себерче, Колгына авыллары. Шушы авылларда яшәүче аз керемле гаиләләргә спутник антеннасын сатып алу һәм урнаштырган акчалар кире түләнә. Компенсация урнаштырганнан соң гына кире кайтарыла. Компенсация алу өчен документларны 2019 елның 1 декабренә кадәр тапшыру кирәк. Телефоныбыз – 21-0-98, 21-1-84. Шулай ук 2019 елның 13 июлендә чыккан карар нигезендә, цифрлы телевидение приставкасы һәм антеннасы өчен дә компенсация каралган. Аның суммасы приставка өчен 1 мең, антенна өчен 1 мең сум.
–Нинди төркем кешеләр әлеге акчаларны өмет итә ала?
–4 категориягә кешегә бирелә. Беренчесе – аз керемле, күп балалы гаиләләр. Икенчесе – аз керемле инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр. Өченчесе – Яшьләре 70тән өлкәнрәк булган ялгыз яшәүче пенсионерлар (пенсионерлардан гына торган гаиләләр). Аларның керемнәре 20 мең сумнан артмаска тиеш. Дүртенчесе – ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан гына торган гаиләләр). Шулай ук керемнәре 20 мең сумнан артмаган очракта.
Барлык сораулар белән районның социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев