Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түбән Балтай авылыннан Рафиковлар 55 ел парлы гомер итәләр

Түбән Балтайда яшәүче Филгәт һәм Рузания Рафиковлар гаилә бәйрәмнәре, Яңа ел уңаеннан район башлыгы исеменнән котлаулар кабул итте. Аларга Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырылды.

(30 декабрь, “Апастово-информ”).


Филгәт абый – тәҗрибәле шофер. Гомере буе руль артыннан төшмәгән. Олы Кошман авылы кызы Рузания Урта Балтай кулланучылар җәмгыятенә эшкә кайта һәм насыйп ярын да биредә очрата. Озак еллар җәмгыятьтә хисапчы булып эшли.
“Рафиковлар ике кыз бала тәрбияләп үстерделәр. Икесе дә югары белемле укытучылар. Гаилә дус һәм бердәм”, - ди Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев