Реклама
Җәмгыять
Түбән Барыш авылы халкы батыр улларыбызга теләктәшлек күрсәтә
Түбән Барыш авылында олысы-кечесе мобилизациядә булган егетләргә гуманитар ярдәм җыюга өлеш кертте. Һәр йорт хуҗасы изге теләкләре, догалары аша акчалата яки әйберләтә ярдәм итте.
(4 февраль, “Апастово-информ”).
Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы, Түбән Барыш авылы кызы Рузия Низамова җылы оекбашлар, бияләйләр, көнкүреш кирәк-яракларын һәм акчалата ярдәмне “Алга” яшүсмерләр клубына китерде.
“Халык бездә бик ярдәмчел. Читтә булган егетләрне, аларны озатып калган гаиләләрне бик яхшы аңлыйлар. 32 мең 800 сум акча җыелды. Әйберләр дә шактый. Чын күңелдән, егетләребезгә ярдәм булсын дип җыйдык”, - ди Рузия апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев