Түбән Барыш халкы “Капка төбе”ндә йолаларны яңартты
8 нче март көнне Түбән Барыш авылы клубында эчтәлекле чара узды.
(9 нчы март, “Апастово-информ”).
Клуб мөдире Ләйсән Зарифуллина барлык авыл халкын “Капка төбе”нә кич утырырга чакырды.
“Халыкара хатын-кызлар көнендә авыл клубында йолаларыбызны, гореф-гадәтләрне яңарттык. Безнең җирлектә төрле милләт вәкилләре дус-тату яшиләр. Капка төбендә җырладык та, биедек тә, апалар, сеңелләр бирелгән биремнәрне кызыклы итеп үтәргә тырыштылар. Яшьлектә булган вакыйгаларны искә төшереп бик күңелле ял иттек”, - диде “Капка төбе” кунагы, авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова.
“Авылыбыз апалары үзләре бик активлар, сценарийны да үзләре әйтеп бирәләр. Кызыклы вакыйгаларны сөйлиләр. Рәхимә апа Шәвәлиева авылыбызда яшәүче чуаш дусларыннан киемнәрен алып, биюләрен өйрәнеп килгән иде. Төтте генә биеп. Җирлектә яшәүче урыс, татар, чуаш милләте гореф-гадәтләрен барлап, яшь буынга күрсәтә алдык. Милләтләр дуслыгы озак еллардан бирле ничек сакланган булса, шулай дәвам итсен иде”, дигән теләкләре белән уртаклашты Ләйсән Зарифуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев