Түбән Барышта гореф-гадәтләр яңара
Түбэн Барыш авылында 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап «Аулак өй» күренеше күрсәтелде.
" Бу чара мәдәни мирас елы буларак , элеккеге йолаларны яшьләргә күрсәтү, йолаларыбызны югалтмау максатыннан күрсәтелде. Бәйрәмдә авылыбызның өлкән апалары бик телэп катнашты", - ди клуб мөдире Ләйсән Зарифуллина.
Бәйрәмнең төп кунаклары егетләр иде. Аларның гармун уйнап, җырлап бәйрәмгә керүләре кичәне тагында ямьләндереп җибәрде.
"Аулак өй"гә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең якыннары да чакырылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев