Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Тукай эзеннән...” бәйгесе җиңүчеләре Марат Әхмәтов исеменнән бүләкләр алды

Районда балалар бакчасы нәниләре, мәктәп укучылары, аграр көллият студентлары арасында “Тукай эзеннән...” бәйгесе узды. Бәйгегә барлыгы 100дән артык эш кабул иттек.

(2 июнь, “Апастово-информ”).


Бәйгене район башкарма комитеты, “Татмедиа”ның “Апастово-информ” филиалы, район мәгариф бүлеге берлектә оештырды.

Бәйгенең шартлары буенча, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, аграр көллият студентлары сәнгатьле сөйләгән шигырьләренең видеоязмасын юлларга тиешләр иде.


Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эш сәфәре белән районга килгәч, бәйге җиңүчеләре белән очрашып, аларга бүләкләр вәгъдә иткән иде. Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан узган бәйрәмдә бүләкләр үз ияләренә барып иреште.


“Тукай эзеннән...” бәйгесендә беренче урынны яулаган Каратун мәктәбе укучылары Рузил Хилавиев, Алсу Раимкулова, Апас мәктәбе укучысы Зилә Сафиуллина бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев