Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тукай эзләре

Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирая Хисамова иҗат җимеше.

Кеше килә җиргә, эзләр сала.
Тик эзләрнең була төрлесе.
Тукай эзләреннән атлап барам,
Ул татарның якты өлгесе.

Тукай салган эзләр тоныкланмый.
Тирәнәя бара сырлары.
Гимн булып яңгырыйлар хәтта,
Бөек Тукаемның җырлары.

"Туган тел"е, "Туган авыл" җыры,
"Тәфтиләү"е аның җырлана.
Тукай шигырьләре тылсымлы,
Күңелләрдә мәңге саклана.

Тукай килде җиргә, яшәп китте,
Бер кеше дә түгел мәңгелек.
Үзе китте, шигырьләре калды,
Гасырларга барып җитәрлек.

Эшләр кала җирдә, эзләр кала,
Тик эзләрнең була төрлесе.
Тукай шигырьләре мәңге яши,
Тукай бит ул-татар өлгесе. 
Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирая Хисамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев