Реклама
Җәмгыять
Туристларга өстенлекле шартлар
Россиядә эчке туризмны үстерү программасына 15 млрд. сум акча бирелгән.
(30 июль, “Апастово-информ”).
Татарстан туризмы буенча дәүләт комитеты председателе Сергей Иванов республика халкын туристларга бирелә торган өстенлекләрдән файдаланып калырга чакырды.
“Тарихта мондый өстенлек бирелгәне юк иде әле туристларга. Әлеге акция нәтиҗәсендә. ярыйсы гына акчаны янга калдырырга мөмкин, яки аны ашау-эчүгә, әйбер алырга, күңел ачуга тотып була”, - диде Иванов.
Россия буенча сәяхәткә чыгуны планлаштыручыларга сәяхәт юнәлеше белән тизрәк бер фикергә килеп, аны бронь салып һәм түләп кую кирәк. Бу очракта, биш көннән дә ким булмаган турга бронь салып, 25 мең сумнан да ким булмаган чыгым тотып, сәяхәткә чыгучыларга дәүләт компенсация бирә. Аны алу өчен күрсәтелә торган хезмәтне “Мир” карточкасы белән түләү таләп ителә. Компенсация шул картага җибәрелә.
15 мең сум компенсация сәяхәткә 75 мең сум һәм аннан да артыграк акча тотучыларга каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев